Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылы Ковид-19тан үлгән

Пневмониядән дәваланган хатын-кыз 17 июньдә үк вафат булган.

Бүгенге көндә Баулы районында коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын бер (җиденче) очрагы теркәлде. Әлеге хатын-кыз баулылар арасында Ковид-19тан үлгән беренче кеше буларак исәпләнә. “Баулы-информ”га бу хакта Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, әлеге хатын-кыз Әлмәттә “внебольничная пневмония” диагнозы белән дәвалану узган. 17 июньдә вафат булган. 13 июльдә Галина Алатыревага пациентканың яңа коронавирустан вафат булуын хәбәр иткәннәр. Диагнозы үлгәч куелган.

Тулаем Татарстан буенча алганда, 14 июльгә Ковид-19ның 5061 очрагы теркәлгән. 3916 кеше терелгән (шул исәптән 10 кеше – узган тәүлектә).

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев