Баулылы карта тапкан һәм акча урлаган
Баулы шәһәр прокуратурасы Баулы районының Алексеевка авылында яшәүче 52 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсе 3нче бүлеге “г” пунктында каралган җинаятьне (банк счетыннан урлау) кылуда гаепле дип тапкан.
Судта хөкем ителүче 2021 елның 15 ноябрендә җирдә яткан “Сбербанк” банк картасын тапкан. Шуннан соң, 2021 елның 16 ноябрендә, аңлы рәвештә, күрсәтелгән банк картасыннан файдаланып, карта хуҗасының рөхсәтеннән башка, аннан 2165 сум 40 тиен акча урлаган.
Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таныган.
Суд аны шартлы сынау вакыты белән 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев