Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылы 45 килограммлы кабак үстергән

Бүген редакциягә баулылы Миргасим Галәүв үз бакчасында үстергән берничә кабак алып килде.

Миргасим абый сүзләренчә, аның бакчасында әле беркайчан да шулкадәрле зур кабак үскәне булмаган. Машина багажнигыннан кабакны алырга аңа безнең оператор егетебез булышты, чөнки аны бер кеше генә күтәрә алырлык түгел. Мәзәк формаларга кереп үскән тагын бер көзге байлык – озынча кәкре кабаклар да алып килде әле ул.

Һәвәскәр бакчачы быел үз җирендә биш төрле сорт кабак үстергән. Миргасим абый әйтүенчә, ул балачактан кабак ризыкларын үз итә. Аларны әбисе бик оста пешергән. Хәзер инде телеңне йотарлык тәмле ашларны тормыш иптәше әзерли. Бакчачы сүзләренчә, кабак тәмле генә түгел, ә файдалы да. 

– Бар яшелчә орлыгын үзем җитештерәм, – ди Миргасим Галәүв. – Быел кабак аеруча уңды, моңа кадәр 25 килограммлы гына булалар иде. Андыйларын иптәшем белән бергә ташыйбыз. Мал тотканда элек кабакны малга ашаттык, хәзер авыл хуҗалыгы ярминкәләренә сатарга алып чыгам. 

Редакция каршында яткан зур кабакка күпләрнең күзләре төште. Аның янында фотога төшәргә теләк белдерүчеләр дә табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев