Баулыларны "Юмарт сишәмбе" акциясендә катнашырга чакыралар
Тиздән, 2019 елның 3 декабрендә, ел саен уздырыла торган рәсми хәйрия көне үтәчәк #Щедрыйвторник.
Бу акциянең максаты - билгеле бер көнне уртак тырышлык белән хәйрия оешмалары файдасына акча җыю. Хәрәкәт дөньяның 100 дән артык илендә таралган.
Кадерле баулылар! Анда катнашу форматы төрле булырга мөмкин: волонтерлык акциясе, лекция, флешмоб, марафон, ярминкә уздырып яки социаль челтәрләрдә тематик пост урнаштырып.
Социаль челтәрләрдәге изге эшләр турында сөйләгәндә, #Щедрыйвторник хештегын файдаланыгыз. #Щедрыйвторник инициативасы кысаларында чараларны 2019 елның 19 ноябреннән 4 декабренә кадәр уздыру тәкъдим ителә.
Тулырак мәгълүмат рәсми сайтында https://www.givingtuesday.ru
Чыганак һәм фотосурәт: Баулы муниципаль районы рәсми порталы http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1618796.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев