Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыларны ноябрьдә озын яллар көтә

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителә.

4 ноябрьдә Россия Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шулай итеп рәттән өч көн ял була. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Ноябрь башында Россия гражданнарын түбәндәге озын ял көннәре көтә. Халыклар бердәмлеге көненә бәйле рәвештә, дүшәмбе, 4 ноябрь, ял көне булачак. Шул рәвешле, россиялеләр 2-4 ноябрьдә – өч көн ял итәчәк», - диелә хәбәрдә.

Хөкүмәт 2020 елның июль аена эш һәм бәйрәм көннәре календарен раслады. Аның нигезендә, алдагы озын яллар Яңа ел бәйрәмнәренә туры киләчәк: россиялеләр 1-8 гыйнварда – сигез көн ял итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/23/192091/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ