Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыларны Мәскәү каналыннан күрсәтәчәкләр

Бу атнада Баулы районында “Усадьба” телеканалының төшерү төркеме эшләде. Алар Баулыдагы ике эшмәкәр хуҗалыклары турында сюжетлар төшерде.

“Усадьба” – шәһәр читендәге тормышның барлык өстенлекләрен, уңай якларын, проблемаларын һәм мөмкинлекләрен күрсәтә торган телеканал, дип язылган каналның рәсми сайтында.

Телеканалның чираттагы тапшырулары геройлары Баулыдагы милли колоритлы кафе хуҗасы Шамил Гафуров һәм КФХ башлыгы, атлар үрчетүче Тәлгать Китапов булачак.

Якташларыбыз турындагы чыгарылыш бер айдан күрсәтеләчәк. Мәскәү телеканалы, Баулыдан тыш, Татарстанның тагын өч районында сюжетлар төшергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев