Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыларга грипптан прививка ясатырга вакыт

1 сентябрьдән Татарстанда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды.

Район үзәк хастаханәсенә 4820 доза вакцина кайткан инде. Прививка ясатыр өчен, баулыларга башта участок табибына мөрәҗәгать итү зарур. Безнең районда барлыгы 18190 кешегә бушлай вакцина ясау күздә тотыла.

Бүгенге көндә гриппка каршы прививка ясату авыруларны кисәтүнең иң нәтиҗәле чарасы санала. Ел саен дөньяда гриппның авыр формасы белән миллионлаган кеше авырый, 500 мең кеше вафат була, дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев