Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыларга электрон хезмәт кенәгәсен сайларга була

Ел ахырына кадәр район халкы 2021 елдан башлап хезмәт кенәгәсенең нинди форматын өстен күрүләрен ачыкларга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, киләсе елдан россиялеләрнең хезмәт кенәгәләре электрон рәвештә дә ачык булачак. Ел ахырына кадәр оешма хезмәткәрләре документның нинди форматына өстенлек бирүләре турында карар кабул итәргә тиеш: кәгазь, электрон рәвештә, яки ике вариантта да.

Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев ассызыклаганча, гражданнар үзләренә нинди хезмәт кенәгәсен уңайлы икәнен үзләре билгели. Моның өчен предприятиеләрнең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре оешма хезмәткәрләреннән гариза җыя.

Шул ук вакытта Станислав Тимофеев кенәгәнең теге яки бу форматына күчү турында гариза тутырмаган хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләре 2021 елның 1 гыйнварыннан автомат рәвештә электрон рәвешкә күчереләчәк, дип билгеләп үтте.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев