Баулыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 20 августында 10 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында башкарма производство турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү планлаштыра.
Чарада Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставларының территориаль бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар Палатасы вәкилләре катнашачак.
Язылу 2020 елның 6-07-30 телефоны буенча 14 августына кадәр.
Фото: yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев