Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылар транспорт чарасында исерек килеш йөрүләрен дәвам итәләр

Узган ялларда Баулыда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдәге өч шофёрны туктаткан.

Баулы районы территориясендә 10-12 июньдә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 21 очрагына тап булган. Алар арасында транспорт чарасы белән алкоголь исереклеге хәлендә идарә итү дә бар. Шундый өч баулылы административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә район дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

Алда телгә алынган чорда юлларда биш аварния теркәлгән, берсендә мотоциклчы җәрәхәтләр алган. Мотоцикл белән М-5 трассасында идарә иткән Екатеринбург кешесе хастаханәгә җибәрелгән.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев