Баулылар “Татарча диктант”ка кушыла
Иртәгә, 27 октябрьдә, 9 илдә һәм Россия Федерациясенең 20 төбәгендә “Татарча диктант” акциясе узачак.
Үзеңнең татар телен ни дәрәҗәдә белүеңне тикшерү мөмкинлеген Баулы районында яшәүчеләргә дә тудыралар. “Татарча диктант”ны язу урыны итеп 4нче гимназия билгеләнгән (Баулы, Горюнов урамы, 2). Акция көндезге сәгать бердә башлана һәм анда һәркем катнаша ала.
Татарча Диктантны онлайн форматта да язып булачак. Моның өчен сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=vMAFvyIZ8uI
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев