Баулылар Роспотребнадзорга “кайнар линия” аша мөрәҗәгать итә ала
15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә, шул уңайдан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау буенча “кайнар линия” оештыра.
Идарә белгечләре 11 марттан 22 мартка кадәр гражданнарга товарлар һәм хезмәтләр сатып алу (шул исәптән интернет аша), төрле хәлләрдә үз хокукларыңны яклау мәсьәләләре буенча киңәшләр бирә.
Мөрәҗәгатьләр 9-17 сәгатьләрдә 8 (917) 224 - 87-94 “кайнар линия” телефонына кабул ителә.
Кулланучылар 221-90 -16 телефоны аша “Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең кулланучылар өчен консультация үзәгенә дә шалтырата ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев