Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылар пионер булган чакларын искә ала

Бүген Бөтенсоюз пионерлар оешмасына 100 ел тулды. Шул уңайдан, шәһәрдәшебез Римма Яруллина пионерга кергән чакларын искә алды, шәхси музеендагы пионер почмагы экспонатлары турында сөйләде.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы җирле бүлекчәсе рәисе Римма Яруллинаның шәхси музеенда кып-кызыл Пионер почмагы бар. Анда пионер байрагы, быргы, барабан, галстуклар һәм пилоткалар урын алган. Экспонатларның һәрберсенең үз тарихы бар. Мәсәлән, пилоткаларны ул үзе теккән, ә башка экспонатларны  ул бөртекләп җыйган, дип әйтергә була. Аларны Римма ханым Башкортстан якларыннан алып кайткан. Ул аларны, истәлек итеп, кадерләп саклап тота. Ел саен  Пионерия көнендә, аларны кулына алып, галстук бәйләп, пилотка киеп, фотога төшә һәм сөенечле вакыйгаларга бай булган пионер чакларын искә ала. Римма ханым үзенең пионерга кергән көнен дә яхшы хәтерли.
"Мин пионерга 1973 елда кердем. Ул көнне Яңа Чүте авылында клуб ачылды, — ди ул. — Яңа клубны ачу тантанасында безнең классны (26 бала) сәхнә каршына чыгарып бастырдылар һәм пионер оешмасына кабул иттеләр. Без бу чарага алдан әзерләндек. Пионер булабыз дип, әй сөенгән идек".
Пионер оешмасына кабул ителүе бала күңеленә әнә шундый сөенечле, мәртәбәле вакыйга булып кереп калган.
Фото: Римма Яруллинаның шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ