Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылар хатын-кызлар мәсьәләләре буенча “Кайнар линия”гә шалтырата ала

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, 2 мартта, “Хатын-кызлар мәсьәләсе” темасына “Кайнар линия” үткәрелә.

“Хатын-кыз мәсьәләсе” темасына “Кайнар линия” 2022 елның 2 мартында 10-16 сәгатьләрдә үткәрелә. (843) 236-0071, (843) 236-60-90 номерлары аша шалтыратып, түбәндәге мәсьәләләр буенча сораулар бирергә мөмкин:

– гаиләдә көч кулланудан, конфликтлардан саклану;

– хатын-кызлар сәламәтлеге;

– хезмәт хокукларын саклау;

– балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру;

– балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү;

– социаль һәм пенсия тәэминаты, шул исәптән инвалидлар (инвалид балалар);

– торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре.

Сорауларны +7 939-345-37-50 телефонына ватсап аша да җибәрергә була.

“Кайнар линия” телефоны аша түбәндәге хезмәтләр вәкилләре консультация бирә:

– ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты;

– “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе;

– ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы;

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы;

ТР дәүләт торак инспекциясе;

– РФ Пенсия фонды ТР идарәсе;

– РФ социаль иминият фонды ТР бүлеге;

– ТР медицина-социаль экспертиза баш бюросы.

Чыганак: Баулы муниципаль районы рәсми сайты

https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2060914.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев