Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылар “Халык контроле”нә яза

20 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр “Халык контроле” системасына Баулыдан җиде хәбәр кергән.

Дүрт мөрәҗәгать буенча тиз арада чара күрелгән. Аларның өчесе шәһәрдәге юллар куркынычсызлыгы һәм тротуарлар белән бәйле. Мәсәлән, шәһәрлеләр тротуардан чыгып торган тимер арматура, күптән түгел төзелгән баскычта култыкса юкка чыгуы турында хәбәр иткәннәр.

Энгельс урамындагы эшләми торган светофор, Пушкин урамында балалар мәйданчыгы янында яктырту лампасының янып чыгуы, контейнер мәйданчыгы янындагы территорияне төзекләндерү турында язучылар да бар. Әлеге өч мөрәҗәгать буенча эшләр планлаштырылган. Бер кеше 4нче гимназия янында балаларны куркытып йөри торган этләрдән зарланып язган. Әлеге мәгълүмат янында “заявка хәл ителде” тамгасы тора.

Фотосурәт: http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев