Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылар халык контроленә мөрәҗәгать итәләр

15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр баулылар халык контроле системасына җиде тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.

Урамдагы фонарьлар янмаудан ике кеше зарланган. Бер баулылы канализация коесының ачык булуы турында язган, берсе коеның ватык капкачын яңага алыштыру үтенечен белдергән. “Поликлиникада табиб-невролог сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 10-12 сәгатьләрдә генә кабул итә. Башка пациентларга кая мөрәҗәгать итәргә”, – дип язган бер хатын-кыз. Октябрь мәйданындагы чүп савытын, вак чүп-чар коелганга, алыштыруны үтенеп язылган мөрәҗәгать тә бар. Алда телгә алынган мөрәҗәгатьләргә “Заявка хәл ителгән” статусы бирелгән. Тагын бер мөрәҗәгать автовокзал территориясен яктыртуга кагыла. “Юл да (ул гел чокырлардан гына тора), каршыга килгән кешеләр дә күренми. Вокзал территориясендә 3 электр баганасы бар, берсенә генә булса да прожектор куярга мөмкиндер бит”, – дип яза автор. Әлеге заявкага “Эштә” статусы куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев