Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылы Шәмсеталига апа 90 яшен билгеләп узды

90 яшьлек юбилее белән райондашыбыз Шәмсеталига апа Әсадуллинаны җитәкчеләр тәбрик итте.

Бүген баулылы Шәмсеталига апа Әсадуллина олы юбилеен билгеләп үтә.

- Бер гасырга якын гомеремдә күпне күрсәм дә, бәхетле яшәдем мин, - дип кунакларны каршы алды юбиляр.

Юбилее уңаеннан аны тәбрик итәргә Баулы муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Ринат Хәмидуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Илмира Хөснуллина килде.

Татар Кандызы авылында туып, шул авылда үсеп, гомере буе туган колхозында хезмәт куйган ул.

- Үз-үземне белә башлаганнан бирле кулымда тырма, чалгы, сәнәк, бәләкәй арба булды. Үскәндә дә без биш бала ятим үстек, әнидән калганда миңа бары 5 яшь иде. Ач-ялангач, ятим үссәк тә, мин үземне бәхетсез санамадым, Аллаһы Тәгалә бит мине сау-сәламәт итеп яраткан, сөекле кешем белән гаилә кордым, балалар үстерү бәхетен татыдым, - ди ул.

Шәмсеталига апа татар халкының ак әбиләренә генә хас сабырлык, тыйнаклык белән авыз читен яулыгы белән каплап бар күргәннәрен дә хәтер сандыгында яңартты. Аның өлкән яшендә булуына карамастан, һәр нәрсәне төгәл, матур итеп сөйләве сокландыра.

- Картайган көнемдә, үземне тәрбияләрдәй балалар үстерә алуыма, аларның миһербанлы булуларына рәхмәтлемен. 3 балам, 6 оныгым һәм 2 оныкчыгым көндәлек тормышымны бәхетле итә, - ди ветеран.

Шәмсеталига апа бүгенге көндә үз аяклары белән йөри алмаса да, аның күңеле шат, теләкләре изге. Үзен котларга килүчеләрне 95 еллык юбилеена чакырып озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев