Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулылы Мәхдүмә апа 90 яшен билгеләп үтте

90 яшен тутырган һәм аннан өлкәнрәк яшькә җиткән райондашларыбызны юбилейлары белән тәбрик итү матур гадәткә әверелде. Шушы көннәрдә Баулыда гомер итүче тыл ветераны Мәхдүмә Хафизова да үзенең олы юбилеен билгеләп үтте.

Мәхдүмә апа өлкән яшьтә булуына карамастан, һәр нәрсәне төгәл вакыты белән яхшы итеп сөйли. Шулай булырга тиеш тә, чөнки ул бөтен гомерен Иске Чүте һәм Кызылъяр авылларында балалар укытуга, белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган.

Туган көне бәйрәменә дә аны тәбрик итәргә район җитәкчеләре, район мәгариф бүлеге начальнигы килде, балалары һәм оныклары җыелды. Юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырдылар.

Бәйрәм табыны артында кунакларга юбиляр тормыш юлы, үткәне турында сөйләде. Бәйрәкә авылында туып, шунда 10 класс белем алган кызның бик тә укыйсы, укытучы буласы килә. Ләкин хыялларны тормышка ашыруны сугыш еллары бераз тоткарлый. Аңа авылда берничә ел учетчик(хисаплаучы) булып эшләргә туры килә. Белемгә омтылган яшь кыз Бөгелмә педагогия училищесын уңышлы тәмамлый. Шуннан соң ул үзе яратып сайлаган һөнәренә 40 ел тугры булып кала. Тормыш иптәше Мөгавия Гәлимуллин сугыш ветераны булган. Алар бәхетле гаиләдә 4 балага тормыш бүләк иткәннәр. Бүгенге көндә Мәхдүмә апа балалары тәрбиясендә 9 оныгы һәм 7 оныкчыгы бәхетенә сөенеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X