Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыга татар эстрада йолдызлары килә

Концерт 7 августта Баулы стадионында узачак.

- Бу Казандагы Баулы якташлар җәмгыятенең бүләге, - дип игълан итте чираттагы эшлекле дүшәмбедә Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин. Ул авыл җирлеге башлыкларына концертка авыл тамашачысын китерүне оештыруны йөкләде.

Концертка керү ирекле булачак. Концертта Вил Усманов, Фирдүс Тямаев, Резеда Шарафеева, Алсу Әбелханова, Филүс Каһиров, Зәринә Хәсәншина, Әдилә Вәлиуллина, Венера Иванова, Гөлназ Закирова, "Казан егетләре" төркеме чыгыш ясар дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, Казандагы Баулы якташлар җәмгыяте рәисе булып Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе, элеккеге Баулы хакимият башлыгы Нурислам Хәбипов тора. Якташлыкның актив әгъзалары - элеккеге Баулы районы башлыгы, хәзерге Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Баулы шәһәр судының элеккеге рәисе, хәзерге Татарстанның Югары суды судьясы Марсель Фәхриев һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев