Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда 23 яшүсмер паспортлы булды

Бүген Баулы шәһәренең ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру буенча тантаналы чара булып узды.

14 яше тулган 23 яшүсмер малайлар һәм кызлар шәхесне раслаучы беренче документларын тәүге тапкыр кулларына алдылар. Әлеге матур һәм истәлекле вакыйга уңаеннан паспорт ияләрен һәм килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, ЗАГС бүлеге начальнигы Сиринә Мөрсәлимова һәм миграция хезмәте бүлеге вәкиле Илүсә Исмәгыйлева тәбрик иттеләр.

ЗАГС бүлеге хезмәткәре Альбина Әхмәтова укучыларны паспорт барлыкка килү тарихы белән таныштырды.

Паспорт белән бергә һәр балага Баулы турында китап та тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев