Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы журналисты Мәскәү коллегалары тәҗрибәсен өйрәнде

«Хезмәткә дан» газетасы баш мөхәррире Азат Зиннуров «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте делегациясе составында Мәскәүдә «Российская газета» редакциясендә стажировка узды.

Стажировка барышында басма мәгълүмат чараларының үсеш перспективалары өйрәнелде. «ТАТМЕДИА» вәкилләре газетаның чираттагы саннарын планлаштыруны күзәтте. Көндәлек чыгып килүче гомумроссия басмасын эшләүдәге алдынгы алымнар белән танышты, редакциянең төрле бүлекләре хезмәттәшлеге тәҗрибәсен өйрәнде.

Газетаның сайт редакторы Оксана Задунайская сайт һәм газета арасындагы элемтә, яңалыкларны урнаштыру тәртибе һәм социаль челтәрләрдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«ТАТМЕДИА» вәкилләрен «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронин да кабул итте. Безнекеләр аңа үзләре белән алып килгән татлы күчтәнәчләрен дә тапшырдылар. Әңгәмә барышында вакытлы матбугат үсешенең актуаль проблемалары, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде.

Генераль директор Павел Негоица исә татарстанлылар белән газета рейтингын күтәрү, журналистлар хезмәтен бәяләү, редакцияләрнең материаль-техник базаларын баету турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Гомумән, бу сәяхәт Татарстан журналистлары өчен тәҗрибә һәм алдынгы алымнар өйрәнү, мәгълүмат чараларының киләчәген күзаллау юнәлешендә бик файдалы булды.

Исрафил Насыйбуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев