Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы укучылары ветеранга кунакка барган

Кызылъяр урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан «Һәр көн изгелек кыл!» дип исемләнгән акция үткәргәннәр.

5-7нче сыйныф егет һәм кызлары тыл ветераннарына тимурчылык ярдәме күрсәткән, ә 8-нче сыйныф укучылары сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган обелискны кардан чистарткан.

Әлеге акциядән 10-нчы сыйныф укучылары да читтә калмаган, алар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган плакатлар ясап, Кызылъяр авылының төрле урыннарына (мәсәлән, кибетләргә) беркетеп чыкканнар.

11-нче сыйныф егетләре һәм кызлары Уба авылында яшәүче сугыш ветераны Фаразетдин Камалтдинов абыйның хәлен белергә барган. Ветеран истәлекләре белән уртаклашкан, фотоларын күрсәткән.

Фотосурәтләр Кызылъяр мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев