Баулы районының Татар Кандыз авылында чыгарылыш кичәсе узды
Чыгарылыш кичәсендә 9нчы hәм 11нче сыйныфны тәмамлаган укучыларга тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырылды. Баулы районы депутаты Вахит Исламгалиев укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга Баулы район башлыгы Рамил Гатиятуллиның котлавын җиткерде. Татар Кандызы мәктәбендә 9нчы сыйныфны 10 укучы, ә 11нче сыйныфны 7 укучы тәмамлады. Укучыларга аттестатлар тапшырылды, ә алар үз чиратларында олы тормышка әзерләгән,...
Чыгарылыш кичәсендә 9нчы hәм 11нче сыйныфны тәмамлаган укучыларга тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырылды.
Баулы районы депутаты Вахит Исламгалиев укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга Баулы район башлыгы Рамил Гатиятуллиның котлавын җиткерде.
Татар Кандызы мәктәбендә 9нчы сыйныфны 10 укучы, ә 11нче сыйныфны 7 укучы тәмамлады. Укучыларга аттестатлар тапшырылды, ә алар үз чиратларында олы тормышка әзерләгән, белем биргән укытучыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Чыганак: vk.com/kandyzdanbez
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев