Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында яшәүче Фәрраховлар алтый туйларын билгеләп үттеләр

Бүген Баулының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Наҗия һәм Низаметдин Фәрраховларның алтын туйлары булды.

Гомерләрен авыл хуҗалыгында хезмәт белән уздырган парны район башлыгы Рамил Гатиятуллин тәбрик итте.

- Сез үткән хезмәт юлы белән горурланам. Сез икегез дә күпме орденнар иясе. Сездәй кешеләр булганда безнең колхоз һәм совхозларыбыз гөрләп эшләгән бит, - диде район башлыгы үз котлавында һәм рәхмәт хатын тапшырды.

Наҗия апа алдынгы савымчы булганы өчен ике тапкыр (1971 һәм 1976 елларда) Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән, гаилә башлыгы Низаметдин абый да авыл хуҗалыгында зоотехник булып эшләп, шулай ук ике тапкыр (1973 һәм 1976нчы елларда) шундый орден белән бүләкләнгән. Фидакарь хезмәтләре өчен аларның күкрәкләрен орден-медальләр бизи. Бүгенге көндә алар икесе дә хезмәт ветераны.

Бәйрәм чарасында авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы, балаларының котлаулары яңгырады.

Алтын парлар районның мактаулы гаиләләре теркәлгән китапка кул куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев