Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы балалары китап дөньясында кунакта булдылар

Халыкара балалар китабы бәйрәмендә иң кечкенә, актив китап укучылар бүләкләнде.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлагныч сыйныф укучылары өчен китап бәйрәме уздырды. Бу чара ел саен 2 апрельдә - әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнне үткәрелә.

Чара барышында балалар төрле әкият геройлары белән аралаштылар, әкиятләрдән сәхнәләштерелгән өзекләр карадылар. Бәйрәмдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һәм Әдәбият елы кысаларында игълан ителгән бәйгеләргә дә нәтиҗә ясалды. "Ел варислары" район конкурсында барлыгы 200дән артык укучы бала катнашкан. "Иң күп китап укучы", "Иң кечкенә китап укучы", "Сугыш темасына иң яхшы рәсем", "Гаилә язмалары" һәм "Герой исемен йөртүче урамнар" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.

Әлеге матур китап бәйрәме белән балаларны һәм килгән кунакларны район җитәкчеләре дә тәбрик итте. Бу хакта тулырак итеп Баулы телевидениесенең "Хәбәрләр" чыгарылышында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев