Баулыда йөзенче пар өйләнеште
Бүген, 30 октябрьдә, Баулы районы ЗАГС бүлегендә Надежда Аликина белән Андрей Пронин никахларын рәсми рәвештә теркәде.
Покров-Урыстамак авылында яшәүче Прониннар гаиләсе ТАССРның 100 еллыгы елында районда никахларын теркәгән йөзенче пар булды.
Яшьләр өч ел бергә, ике балалары үсеп килә – яшь ярымлык Александр һәм өч айлык Мирослава.
– Надежда белән Бөгелмәдә укыганда таныштык, ул – Бөгелмә кызы, – ди гаилә башлыгы Андрей. – Башта күзем аның тышкы матурлыгына төште, аннары, якыннанрак аралашкач, эчке матурлыгын яраттым.
Алар, өч ел хисләрен сынаганнан соң, никахларын рәсми рәвештә теркәргә булганнар.
– Андрей – яхшы ир, балаларга кайгыртучан ата. Аның юмор хисе көчле, аның белән бер дә күңелсезләнеп утырмыйсың, – дип сөйләде “Баулы-информ”га Надежда. – Иремнән уңдым. Ул – эшчән авыл егете, “Миңнуллин” хуҗалыгында токарь булып эшли.
Яшь аралары зур булса да (Надежда иреннән ун яшькә кече), алар бер-берсен ярты сүздән аңлый.
– Яшь аермасы әһәмиятле түгел. Иң мөһиме – үзара аңлашу һәм мәхәббәт. Ә бездә алар бар, яратып, килешеп яшибез, – дип өстәде Андрей.
Прониннарны истәлекле көннәре белән әти-әниләре, туганнары, дуслары тәбрикләде. Шулай ук район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм Баулы районы башкарма комитеты исеменнән аларга бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.
Ләйсан Галимова фотосурәтләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев