Баулыда җылылык бирә башладылар
19 сентябрьдә Баулыда җылыту сезоны башланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров шул хактагы боерыкны имзалады. Җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләр җитәкчеләренә муниципаль бюджет гомумбелем, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә һәм халыкка 19 сентябрьдән җылылык бирә башларга күрсәтмә бирелде.
Районның авыл җирлеге башлыкларына, милекчелек формасына бәйсез рәвештә, балансларында ведомство котельныйлары булган предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләренә муниципаль бюджет гомумбелем, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә һәм халыкка җылылык бирергә киңәш ителде.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев