Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда табиблар һәм агрономнар җитми

Мәшгуллек үзәге биргән мәгълүматларга караганда, 1 июльгә аларга эш эзләп, 290 кеше (163 хатын-кыз, 127 ир-ат) мөрәҗәгать иткән, аларның 186сы эшсез дип танылган.

Ел башыннан июль аена кадәр 115 кеше эшкә урнаштырылган. Шулар арасында 58 эшсез кеше һәм укудан буш вакытында эшләргә теләүче 57 укучы. 1 июль мәгълүматы буенча 157 кеше эш эзли. Аларның 143е эшсез дип танылучылар. Хезмәт базарында иң күп ихтыяҗ эшче һөнәр ияләренә. Болар – биналарны җыештыручылар, ишегалды себерүчеләр, ремонтчы-слесарьлар, пешекчеләр, машина йөртүчеләр, тракторчылар. Хезмәткәрләр һөнәрләренә килгәндә, табиблар, шәфкать туташлары, педагоглар, зоотехниклар, агрономнар, полицейскийлар җитми. Бухгалтерларга, экономистларга, юристларга, тәрбиячеләргә эш юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ