Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда суррогат алкоголь тоткарланган

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы мәгълүматына караганда, Баулы районы территориясендә 872 литр шикле спиртлы продукция тоткарланган.

Хокук саклау органнары Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә уздырган чара барышында, Мәскәү-Чиләбе автотрассасының 1261нче чакрымында Молдова номерлары белән “Мерседес Бенц” автомашинасы туктатылган. Молдова Республикасы гражданины идарә иткән әлеге автомобиль Самара ягыннан Уфага таба хәрәкәт иткән. Автобусны тикшергәндә, анда бик күп спиртлы продукция төялгән булуы ачыкланган. Продукция төрле зурлыктагы (1,5-6 литрлы) пластик шешәләргә тутырылган булган. Алынган спиртлы продукциянең гомуми күләме 872 литр тәшкил иткән. Аларда РФ акциз маркалары булмаган.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү бара. Продукция экспертизага җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев