Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда шәһәрнең проблемалы участокларында яңа торба үткәргеч салалар

Набережная урамыннан йөрү вакытлыча чикләнгән: биредә тирән траншеялар казылган. “Водоканал” эшчеләре яңа торбаүткәргеч сузу белән мәшгуль.

– Былтыр кыш салкын иде, шуның аркасында шәһәрнең үзәк өлешендә Набережная урамында торбалар туңды, – дип сөйләде “Водоканал” предприятиесе директоры Рафаэль Шәймәрданов “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә. – Хәзерге вакытта муниципалитет хисабыннан яңа торбаүткәргечләргә акча бүлеп бирелде. Аны төзелеш нормаларына туры китереп салалар, траншеяның тирәнлеге ике метр тәшкил итә һәм алга таба туңмасын өчен закольцовка ясала. Шулай ук быел, Берёзовая урамының икенче йортыннан алып, урам ахырына кадәр, муниципалитет бүлеп биргән акча хисабына җөп санлы йортларга торбаүткәргеч сузу планлаштырыла. Анда хәзерге вакытта үзәк торбаүткәргеч юк. Көчле салкыннарга кадәр, проблемалы участокларда эшне төгәлләргә ниятлибез.

– 90нчы елларда без, бөтен урам белән җыелып, салкын су торбасын суздык, – дип уртаклашты үз исемен әйтергә теләмәгән бер шәһәрдәшебез. – Күрше урамнарда салкын су белән тәэмин итүнең төп линиясе уза. Без шул линиягә кушылдык, “Водоканал” рөхсәте белән кое ясадык.

Наилә Нургалиеваны урамда очраттык, ул Набережная урамындагы йортта яшәүче кызы янына бара иде. Хәзерге вакытта биредә торбаүткәргеч сузу эшләре бара иде.

– Кыш җиткән саен, көннәр суытуга, торбалар туңа иде, – дип сөйләде Наилә Нургалиева. – Кызым бик газапланды, җитмәсә, аның кечкенә балалары бар. Су булмаса, юынып та, ашарга да әзерләп булмый. Кызыбыз гаиләсе белән һәрвакыт безгә – әти-әниләре янына – юынырга килә иде. Яңа торбаүткәргеч сузуларына без сөенәбез.

Әлегә Набережная урамында яшәүчеләргә вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә генә кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ