Баулыда салкын су күрсәткечләрен бирү өчен телефон номеры үзгәрде
Гыйнвардан башлап күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән салкын су буенча күрсәткечләрне Баулы шәһәренең идарәче компаниясендә 5-10-05 телефоны аша (8.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке аш вакыты - 12.00 дән 13.00 гә кадәр), шулай ук «Вконтакте» социаль челтәрендәге идарәче компания төркеме аша кабул итә башладылар.
Торак милекчеләре ширкәтенә караган йортларда яшәүчеләр өчен барысы да элеккечә калды: счетчиклар күрсәткечләрен 5-50-20 телефоны аша тапшыралар яки һәр айның 23еннән 25енә кадәр ватсапка юллыйлар.
Шәхси йортларда яшәүчеләр салкын суны исәпкә алу приборларының күрсәткечләрен һәр айның 20-25 саны 5-18-09 номеры буенча, төшке ашка тәнәфессез, 8.00 дән 20.00 гә кадәр тапшыра.
Фото:http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев