Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда мәйдан һәм шәһәр арасында автобус йөриячәк

Баулы Сабан туе көнне 8-15 сәгатьләрдә Потап-Томбарлы авылы ягыннан әйләнгеч юлдан мәйдан ягына таба хәрәкәт ябылачак.

Район башкарма комитеты мәгълүматына караганда, татар халкының милли бәйрәме көнне пассажирларны, расланган расписание нигезендәге вакыт аралыгы белән, 1нче һәм 1нче маршрутлар йөртәчәк. 5нче маршрут та расписание буенча йөриячәк, ул автотранспорт стоянкасына керәчәк. Юл бәясе – 20 сум.

Шәхси автомобиль транспорты стоянкасы шәһәр ипподромы һәм автоягулык салу станциясе арасында урнашачак. Автостоянкадан мәйданга бушлай автобус йөриячәк.

Моннан тыш, автобус тулуга карап, автовокзалдан “Автовокзал – Сабан туе” маршруты йөрү дә күздә тотыла


Фотосурәт: "Хезмәткә дан" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев