Баулыда кызлар күбрәк туган
Октябрь аенда Баулы районы ЗАГС бүлегендә 18 сабыйга туу турында таныклык рәсмиләштерелгән.
Узган айда 18 бала туган: җиде малай һәм 11 кыз. Аларның бишесе – гаиләдә беренче, җидесе – икенче, өчесе – өченче, берсе – дүртенче, икесе – бишенче балалар.
Әти-әниләр сабыйларына Артур, Әнвәр, Ислам, Владислав, Самин, Тамерлан, Тимур, Дарина, Эсмира, Каролина, Аиза, Дарья, Рамина, Рияна, Ясминә, Зәйнәб, Милана исемнәре кушканнар.
Иң яшь әтигә – 22 яшь, иң өлкәненә – 46. Иң яшь әнигә – 23, ә иң өлкәненә – 40 яшь.
Октябрь аенда ЗАГС бүлегендә язылышу турында 11 акт төзелгән. Иң яшь кәләш белән кияүгә – 21 һәм 22 яшь, иң өлкән кияүнең яше – 45, айның иң өлкән кәләшенә – 34 яшь.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев