Баулыда “Кайнар линия” эшли
Баулы районында “Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!” бөтенроссия акциясенең икенче этабы һәм “Россия балалары – 2019” ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең икенче этабы дәвам итә.
Акция 11-22 ноябрьдә уза. Бу вакытта Баулы районында 8 (85569) 5-13-35 телефоны “Кайнар линия” телефоны эшли, наркотикларның законсыз әйләнеше, наркотик куллану һәм притон тоту фактлары турында шалтыратулар кабул ителә. Шулай ук, әлеге номерга шалтыратып, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин. Ял көннәреннән кала, көн саен 8-17 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә була. Бөгелмә шәһәре наркоконтроле: 8 (8894) 4-22-50, 4-09-99.
Чыганак һәм фото: Баулы муниципаль районы рәсми порталы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев