Баулыда кабул итү булачак
Баулы шәһәрендә балаларга бөтенроссия хокукый ярдәм көне үткәреләчәк.
Баулыларның сорауларына Баулы районы башкарма комитеты, эчке эшләр бүлеге, халыкны социаль яклау бүлеге, җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, суд приставлары-башкаручылары бүлеге вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар җавап бирәчәк.
Гражданнарны кабул итү 20 ноябрьдә 14-17 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44нче йорт (“Шәфкать” комплекслы үзәгенең утырышлар залы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев