Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда иминлек беренче урында

Юлларда иминлекне арттыру максатыннан, Баулы шәһәрендә цинкланган коймалар кую эше бара. Аларны, кешеләргә машина юлына тиешсез урыннан чыкмаска киртә буларак, юл буйлап урнаштыралар.

Юлны шундый махсус “коймалар” белән киртәләү киң таралган – зур шәһәрләрдә алар күптән куела, хәзер менә кече шәһәрләргә дә килеп җитте. Мондый коймалар юл хәрәкәтендә катнашучылар иминлеге өчен урнаштырыла. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә боза, мәсәлән, тиешсез урыннан юл аша чыга. Бу исә авария хәле тудыра. Әлегә ул коймаларның бер өлеше генә сатып алынган, һәм алар шәһәрнең күп өлешенә куелган инде. Эшләр кышын да дәвам итә.

– Әлеге эшләр юл хәрәкәте иминлеге чараларын үтәү кысаларында оештырылды һәм юл фондының узган елдан калган ике миллион сумга якын акчалары хисабына башкарыла, – дип сөйләде безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев. – Бу максатка җирле бюджеттан тагын ун миллион сумга якын бирелде. Юл хәрәкәте иминлеге чараларына шулай ук урамнарны яктырту фонарьларын алыштыруны да кертергә мөмкин, моның өчен сигез миллион чамасы акча тотылды. Моннан тыш, агымдагы елда 40 ясалма тигезсезлек ясалды, 400 юл билгесе куелды.

Иң беренче чиратта, коймалар социаль объектлар янына һәм машиналар аеруча күп йөри торган участокларга – мәктәпләр, балалар бакчалары, базар, хастаханә янындагы юлларга куелды. Киләсе елда шәһәрнең төньяк-көнбатыш һәм түбәнге өлешләренә дә шундый коймалар урнаштыру планлаштырыла. Юл билгеләре кую һәм ясалма тигезсезлекләр ясау эше дә дәвам итәчәк.

Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев