Баулыда гомумшәһәр өмәләре башлана
2022 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Баулы районында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык узачак.
Районда төзекләндерү һәм санитар чистарту эшен координацияләяүче һәм оештыручы оператив штаб булдырылган. Икеайлык кысаларында паркларны, скверларны, балалар мәйданчыкларын, чишмәләрне, зиратларны чүп-чардан чистарту күздә тотыла.
Беренче гомумшәһәр өмәсе 2 апрельгә планлаштырылган. Бу көнне предприятиеләр һәм оешмалар үзләренең территорияләрен тәртипкә китерәчәк.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров атналык киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, гомумшәһәр шимбә өмәләре 9, 16, 23 һәм 30 апрельдә дә оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев