Баулыда Фәнис Яруллин елын ябу тантанасы була
Баулы районында 2018 ел Фәнис Яруллин елы дип игълан ителде. Быел Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматургка 80 яшь тулган булыр иде.
Баулыда Фәнис Яруллин елы шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсөя ханым катнашында әдәби-музыкаль кичә белән ачылды. Ел дәвамында районда аның иҗатына багышланган төрле чаралар узды.
17 декабрьдә 14 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Фәнис Яруллин елын ябу тантанасы була. Керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев