Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда ел башыннан коронавирустан тугыз кеше үлгән

23 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, Баулы районында коронавирус инфекциясе белән авыручы – бер кеше, аның белән элемтәдә булган өч кеше исәптә тора.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Баулы районындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева мәгълүматы буенча, пандемия башланганнан бирле, коронавирус инфекциясеннән 12 баулылы вафат булган, тугызы – агымдагы елда.

Районда пневмония белән авыручылар саны югары булып кала бирә. Сентябрь башыннан авырулар саны арткан: 6 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр 36 кешегә пневмония диагнозы куелган, 13 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр – 43 кешегә.

Инфекция госпиталендә 50 пациент дәвалана, аларның 25е кислород ярдәмендә сулый.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев