Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда “Чыршы” операциясе

Баулы районында “Чыршы” операциясе башланды, максаты – ылыслы агачларны законсыз кисүгә, аларга зыян китерүгә юл куймау.

Баулы урманчылыгының урманны саклау инженеры Владимир Джусоев мәгълүматына караганда, чыршыларны махсус җиһазландырылган сәүдә мәйданчыкларындагы махсус чыршы базарларыннан һәм урман хуҗалыгыннан гына алырга ярый. Сүз уңаеннан, Баулы урманчылары бәйрәмгә 300 урман чибәркәе, нарат әзерләп куйган. Чыршы сатып алганда, сатучыдан түбәндәге документларны сорау зарур: сату-алу килешүенең күчермәсен һәм товар документын, башка төбәкләрдән китерелгән чыршы сатып алганда – карантин сертификатын да. 31 декабрьгә кадәр район территориясендә урманчылык һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре составындагы мобиль патруль төркемнәр эшлиячәк.

Фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев