Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда өч автомобиль янган

Дүшәмбе кичке сәгать уннар тирәсендә янгын сүндерү хезмәтенә Баулыда автомобильләр яну турында хәбәр кергән.

Шәһәрнең Пушкин урамындагы 23нче һәм 25нче йортлар арасында куелган автомобильләр янган. Башта Башкортстан кешесенең ВАЗ-2114 автомобиле яна башлаган. Ялкын янәшәдә торган “Дэу-Матиз” һәм “ Мазда” автомобильләренә күчкән. Дәүләт янгын күзәтчелеге мәгълүматына караганда, беренче машина – тулысынча, икенчесе яртылаш янган, өченчесенә дә зыян килгән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев