Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулыда балалар мәйданчыкларын дезинфекциялиләр

Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан идарәче компанияләр балалар мәйданчыкларын эшкәртә.

“Комфорт” җәмгыяте хезмәткәрләре йортлар янындагы территорияләрне дезинфекцияләүгә кереште. Хезмәткәрләр махсус костюмнарда эскәмияләрне, балалар мәйданчыкларын, подъезд ишекләрен махсус эремә белән эшкәртә.

Җәмгыять директоры Илдар Әсәдуллин сүзләренә караганда, балалар кагылырга мөмкин булган бар нәрсә махсус дезинфекция чарасы белән эшкәртелә. Шулай ук контейнер мәйданчыкларын, контейнерларны да эшкәртәләр. Моның өчен урамда эшләү мөмкинлеге бирә торган махсус җайланма сатып алганнар.

Автор фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ