Баулыда ат чабышлары булмаячак
11 июньдә Баулы Сабан туенда ипподромда ат чабышлары үткәрелмәячәк.
Баулы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров “Баулы-информ” хәбәрчесенә хәбәр иткәнчә, көннәрнең яңгырлы булуы Сабан туендагы кайбер ярышларны уздырырга мөмкинлек бирми. Мәсәлән, ат чабышларын уздырмау турында карар кабул ителгән. Бу, иң беренче чиратта, ярышта катнаша торган атларның гомерен куркыныч астына куймас өчен эшләнә.
Ильяс Гозәеров сүзләренә караганда, ат чабышлары август ахырында Баулы шәһәренең 25 еллыгын бәйрәм иткәндә үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев