Баулы урамнарында навигация такталары куела
Баулыда урам исемнәре язылган мәгълүмати күрсәткечләр һәм элмә такталар урнаштыра башладылар.
Алар шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә инде куелган. Барлыгы 37 мәгълүмати күрсәткеч, урам һәм учреждениеләр исемнәре язылган җиде мәгълүмати стенд урнаштыру күздә тотыла. Шулай ук шәһәрнең 51 тукталыш павильонына аларның исемнәре язылган элмә такталар эленгән. Шәһәр башкарма комитетыннан алынган мәгълүматка караганда, навигация билгеләре кую шәһәрлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән зур эшнең бер өлеше булып тора.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев