Баулы укучыларының көзге каникулы 7 көн булачак
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы 2018-2019 уку елының каникул көннәрен билгеләгән.
Укучыларның көзге каникуллары 31 октябрьдән башлана, 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, ул быел якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, ягъни 5 ноябрьгә күчерелә. Сишәмбе, 6 ноябрь – Татарстан конституциясе көне. Шулай итеп, 3, 4, 5, 6 ноябрь республикада ял көннәре дип игълан ителде.
Шуңа күрә укучылар каникулдан 7 ноябрьдә генә чыга, Татарстан халкы да эшкә шул көнне бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев