Баулы укучылары галәмгә сәяхәткә барып кайткан
Баулының 1нче шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре 1нче мәктәпнең 2А сыйныфы укучылары өчен космик уен уздырганнар.
Уен барышында балалар, йолдызлы экипажлар оештырып, космик станцияләр буйлап сәяхәттә булып кайтканнар. Кайнар бәхәсләр, дөрес һәм дөрес булмаган җаваплар, төрледән-төрле фаразлар – боларның барысы да үзенчәлекле атмосфера тудырган.
Катнашучыларның барысы да “космик” татлы бүләкләргә ия булганнар.
Чара өчен махсус “Кеше Галәмне ача” китап күргәзмәсе дә оештырылган.
Фото: Г.Мирзаянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев