Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы редакциясендә китаплар сатыла

Редакциядә кесә форматындагы татарча һәм русча китаплар тәкъдим ителә, бәяләре кыйммәт түгел.

Узган гасырның 90нчы елларында ук детектив жанрына хас әсәрләр язып танылу алган Рәдиф Сәгъди “Бер гаилә сурәте” китабына кергән повестьларында да геройларның эш-хәрәкәтләрен, җинаятьчеләрнең вәхшилеген, кансызлыгын тирән психологик кичерешләр аша, мавыктыргыч сюжетка корып тасвирлый.

Танылган язучы Зиннур Хөсниярның “Әтием кайда, Суслонгер?!” китабына кергән повестьтта Бөек Ватан сугышына киткән ирләр, тылда калган хатыннар һәм балаларның авыр тормышы, язмышы, аларның рухи батырлыгы нечкә психологизм белән сурәтләнә. Китаптагы “Күкеле сәгать” хикәясендә автор гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга чакыра.

Шәмсия Җиһангированың “Мәхәббәт ничәү була?” китабына кертелгән хикәяләрнең һәрберсе җан җылысы, тирән психологизмы белән үзенә тартып тора һәм укучы йөрәгендә кайтаваз булып яңгырый.

Китап алырга теләүчеләр редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50.

Реклама

0+

Чыганак

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев