Баулы районында йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясыйлар
Баулы районы ветеринария берләшмәсе йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясый.
Йорт хайваннарына прививка ясату өчен, түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Баулы, Вахитов урамы, 10нчы йорт. Прививканы дүшәмбедән җомгага кадәр ясыйлар. Ветеринарлар ял көннәрендә һәм бәйрәм көннәрендә дә дежур тора (8-15 сәгатьләрдә).
Котыру – йогышлы авыру, ул үлемгә китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев