Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында соңгы чүплек урыны рекультивацияләнде

Ике атна рәттән Удмурт Ташлысы авыл җирлегендә өмәләр оештырылды. Территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча зур эш башкарылды.

Шимбә өмәсен оештырып, Алексеевка мәктәбе территориясендә авыл халкының үзара салым акчасы хисабына алынган спорт мәйданчыгы элементларын урнаштырдылар. Удмурт Ташлысында шулай ук балалар мәйданчыгы да ясалды.

Узган ял көннәрендә фельдшер-акушерлык пункты төзелә торган урынны, зиратларны җыештыру буенча өмә оештырылды. Шулай ук бу көнне авыл җирлеге территориясендә барлыкка килгән законсыз чүплек урыны рекультивацияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев