Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Баулы районында сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавыш биргән

Сайлауларда 20 815 баулылы катнашкан.

Өч көн дәвамында илдә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булды.

Баулы районында 38 сайлау участогы эшләде, 16сы – Баулы шәһәрендә, калганнары – авылларда.

Баулы районы территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, районда сайлаучыларның 80,38 проценты сайлау участокларына килгән, ягъни 25 897 сайлаучының 20 815е тавыш биргән.

Баулы районында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, сайлаучыларның 73,44 проценты “Бердәм Россия” партиясе өчен тавыш биргән. КПРФ өчен – 13,78 проценты. ЛДПР 550 тавыш (2,64%) җыйган, “Гадел Россия”  – 525 (2,52%), “Яңа кешеләр” – 413 (1,98%), “Зеленые” Россия экология партиясе”– 0,30%, “ЯБЛОКО” Россия берләштерелгән демократик сәяси партиясе” – 0,40%, Үсеш партиясе – 0,35%, Россия ирек һәм гаделлек партиясе – 0,32%, Россия коммунистлары коммунистлар партиясе – 0,92%, “Гражданлык Платформасы” – 0,35%, Яшел альтернатива – 0,29%, “Родина” Бөтенроссия сәяси партиясе – 0,25%, Пенсионерлар партиясе – 1,20%.

Баулы районында Әлмәт бер мандатлы округы буенча иң күп тавышны А.Ф.Ягъфәров җыйган, аның өчен 13 142 баулылы тавыш биргән – 63,34%. КПРФ партиясеннән А.В.Семенихин 10,14%. Р.А.Галимҗанов өчен 1224 кеше тавыш биргән – 5,90%, “Яңа кешеләр” партиясе вәкиле Р.С. Гайнетдинова – 4,57%. О.А.Буянцев – 774 (3,73%), А.Р.Вахитов – 744 (3,59%), С.Н.Судыкин– 541 (2,61%), А.М. Лукин – 512 (2,47%), С.Ю.Ситко – 450 (2,17%).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев